Райондашларыбыз Петровлар гаиләсе бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр
Пар канатлар.
27 мартта Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда «Алтын» юбилярларны – Петров Иван Степанович һәм Елизавета Ивановнага котлау сүзләре яудырдылар.
Аларның гаилә тормышы ерак 70нче елларда башлана. “Эшләгән вакытта колхозда таныштык, бер-беребезне ошаттык, аннары ярату мәхәббәткә әверелде һәм 1976 елның 27 мартында өйләнештек”, - диләр.
Петровлар – тырыш хезмәт ияләре, хезмәт стажлары зур. Елизавета Ивановна хезмәт юлын 2024 елда тәмамлый, Иван Степанович лаеклы ялга 2026 елның гыйнварында чыга.
Нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен берничә мәртәбә рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.
Хәзер лаеклы ялда булсалар да, Федотовка авылында үз йортларында яшәп, бер дә тик тормыйлар.
Аларның ике кызы, дүрт оныклары бар.
Гаилә бәйрәмнәрендә бергә җыелып аралашырга яраталар.
Традиция буенча, Иван Степанович һәм Елизавета Ивановна исемнәре Лениногорск районының Мактаулы юбилярлар китабына кертелде.
«Алтын» юбилярларның балалары, оныкларыннан һәм кунаклардан котлаулар яңгырады.
ЗАГС хезмәткәрләре юбилей таныклыгы тапшырдылар һәм Петровлар гаиләсенә бәхет, сәламәтлек теләделәр.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев