Районыбыз авыл Сабантуйларына артистлар килә
Кайсы авылда – кемнәр?
6 июньдә – Лениногорскида Сабантуй гөрләсә, 7 июньдә – районыбыз авылларында узачак.
Сезнең игътибарга берничә авыл Сабантуйлары программасын тәкъдим итәбез.
Урмышлы авылында 6 июньдә, шимбә көнне узачак. Монда бер төркем артистлар килә: Ландыш Баһави белән Илфак Әгълямов, җырчы Илназ Вәлиәхмәтов, Айдар Шакиров, Камилла төркеме килеп халыкны ял иттерәчәк.
Башлана 10.00 сәгатьтә.
Зәй-Каратай авылында да Сабантуй 6 июнь көнне узачак. 13.00 сәгатьтә башлана. Сабантуйның махсус кунагы, яшь җырчы – Рамил Закиров булачак. Алып баручы – Фаил Баязитов килә һәм “Сәйяр” халык биюе ансамбле матур биюләрен бүләк итәчәк. Шулай ук Зәй-Каратайның виртуоз музыканты, баянчы Рөстәм Идиятов һәм аның җитәкчелегендәге “Рәйхан” ансамбле дә бәйрәмне бизиячәк.
Сугышлы авылы белән Юлтимер авылы арасындагы болынлыкта авыл Сабан туе 7 июньдә була, 10:30да башлана.
Бәйрәм программасында: җырчы, баянчы, тел остасы – Ильдус Камалов, автор-башкаручы – Зиннур Сәфиуллин.
Шулай ук милли һәм кызыклы уеннар, җыр, бию. Хәтта тәмле коймаклар белән чәй табыны әзерлиләр.
Балалар өчен махсус Сабантуй мәйданчыгы булачак.
Урдалы авылында Сабантуй 7 июнь көнне сәгать 10.00га билгеләнгән. Ул Сабантуй үткәрелә торган, Карагай юлы буендагы мәйданчыкта узачак.
Бәйрәм кунаклары – Илгизә Гимадеева, Гөлнара Исмәгыйлева (Каюмова) һәм Марсель Биктагиров.
Яңа Иштирәк авылында Сабантуй 7 июньдә, сәгать: 10:00да була. Бәйрәмнең бизәге, алып баручы: Рушания Вәлиева. Иҗади автор-башкаручы: Радик Газизов һәм олы йөрәкле, “кечкенә биюче” - Шамил Галиев.
Сезне милли уеннар, көч сынашулар һәм онытылмаслык җырлы-моңлы тамаша көтә.
Иске Иштирәк авылы Сабан туенда алып баручы Гүзәл Шәрипова булачак һәм “Сердәш” җыр-бию ансамбле. Әлеге ансамбльдә баянчы – Рияз Шәрипов, биюче – Гөлгенә Әхмәтова, җырчы Айсылу Кашапова.
Сарабиккол авылында Сабантуй киләсе атнада була. Соңрак ул турыда язырбыз.
Куакбаш авылында 7 июнь көнне 10.00 сәгатьтә милли бәйрәм узачак. Биредә Казаннан, яшь, талантлы “Расул&Данай” эстарада артистлары була, Азамат Гайнанов, Марсилия чыгыш ясаячак.
Һәрбер авыл елга бер килә торган Сабантуйны ямьле, күңелле итеп үткәрергә тырыша. Кайтыгыз авылларга, килегез Сабантуйларга!
Розалия Мостафина туплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев