Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамилә Мөхәммәдиева: Грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясен (COVID-19) профилактикалау актуаль

Гриппка каршы

Гриппка каршы массакүләм вакцинация башланды, дип хәбәр итә редакциягә  “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева. 

-    Беренчеләрдән булып риск төркеменә прививка ясала. Алар -медицина хезмәткәрләре һәм йөкле хатыннар. Коллективтагыларның 70-80 процентын вакцинацияләү грипп белән авыру очракларын киметә. Вакцинопрофилактика эпидемия сезоны башланырга бер ай кала үткәрелергә тиеш, чөнки гриппка каршы иммунитет формалашу өчен 4 атналап вакыт кирәк, - ди табиб Рамилә Мөхәммәдиева.

Грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясен (COVID-19) профилактикалау актуаль булып кала бирә. “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге мәгълүматы буенча шушы елның 6 аенда 8670 ОРВИ очрагы теркәлгән, шуның 5 мең 875е- 14 яшькә кадәрге балаларда. Узган ел исә шул чорда 5 мең 501 ОРВИ очрагы теркәлгән булган. 

-    Шушы елның 6 ае эчендә гриппның 118 очрагы теркәлде, 14 яшькә кадәрге балаларда – 84 очрак. 2024 елда гриппның 58 очрагы булды, шул исәптән 14 яшькә кадәрге балаларда – 31, - дип хәбәр итә Рамилә Харрасовна. 

Традицион гриппка каршы вакциналар (“өч валентлы” вакциналар) өч грипп вирусыннан саклану өчен эшләнгән: А гриппы вирусы (H1N1), А гриппы вирусы (H3N2) һәм В гриппы вирусы.

Табиб әйтүенчә, 2024-2025нче эпидемия сезонында Лениногорск районында 37370 кеше вакцинация узган, шул исәптән 18 яшькә кадәрге балалар -  10580 (2023-2024нче эпидсезонда 37320 кеше вакцинация узган, шул исәптән 18 яшькә кадәрге балалар – 8378).

Вакцинациядән соң кайбер кешеләр  үзләрен начар хис итәләр. Бу организмның вакцинага көтелгән реакциясе булып тора икәнен искәртте Рамилә Мөхәммәдиева. Шуны да аңларга кирәк: вакцина алганнан соң кеше үзен яхшы хис итсә дә, бу  иммун системаның җавап бирмәвен яки гриппка каршы вакцина эшләмәгәнен аңлатмый, ди табиб.



2025 елның 6 ае эчендә “больничныйдан тыш” пневмониянең  330 очрагы теркәлгән, 14 яшькә кадәрге балаларда – 69 (узган ел шул чорда 314 очрак булган, 14 яшькә кадәрге балалар арасында – 46. 2024 елда “больничныйдан тыш” пневмония белән 1037 кеше авырган, шул исәптән 14 яшькә кадәрге балалар – 306.  

 

фото: Татар-информ                                           

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев