Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үз тавышын бирде
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үз тавышын бирде

Бүген Лениногорск муниципаль районында сайлаулар башланды. Беренчеләрдән булып район башлыгы Рәгать Хөсәенов 1809нчы сайлау участогына килде.

Әлеге участок 13нче мәктәптә урнашкан. Сайлау участогында санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә.

Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларга мөрәҗәгать итеп, гражданлык позициясен күрсәтергә чакырды.

- Үз фикереңне, әлбәттә, җиткерергә кирәк. Сайлау - Лениногорскиның 65 еллык юбилее белән туры килде, - ди ул.

Район башлыгы мәктәпнең универсаль спорт мәйданчыгында шөгыльләнүче балалар белән аралашты, спортның сәламәтлек өчен  мөһим булуын әйтте.

 

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1824900.htm

 


 


Нет комментариев