Район укучылары арасында аҗаган уены үтте (+фотолар)
«Ратник - 2022» дип аталган хәрби-патриотик уен Шөгер мәктәбе территориясендә узды.
Уеннарны Яшьләр үзәге, эшләүче яшьләрнең активы һәм Лениногорск Яшьләр парламенты бергәләп оештырдылар.
Аҗаганда төрле уеннар кертелгән иде. Әйтик, снайпер, хәрби радио, медицина ярдәме дә күрсәтеп карадылар, пневматик винтовкадан ату оештырылды. Граната ыргыту буенча да ярышлар үтте. "Яраланган" кешеләрне носилкага салып та йөрттеләр. Каршылыклар полосасын үттеләр.
Барлык сынауларны узып, яшьләр үзләренең көчле, сизгер, актив һәм бердәм дус икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар
Беренче урынны "Чкаловцы" командасы алды. Икенчедә - "Шугуровцы", өченчедә - "Лига чемпионов". Шулай ук ату, автоматны сүтү һәм җыю буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр дә билгеләнде
фотолар: https://vk.com/mc_leninogorsk2020
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев