Районда авыл буасында 19 яшьлек егет батып үлгән
Районның Түбән Чыршылы авылы янындагы ял итү базасы янында буада яшь егет батып үлүе турында хәбәр 112 бердәм коткару телефонына килә.
Фаҗига турында кичә 16 сәгать 55 минутта хәбәр иткәннәр. Бу хакта "Татар -информ" яза.
ГУ МЧС Россиянең Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, урынга 7нче коткару-эзләү отряды хезмәткәрләре килә һәм судан 19 яшьлек егетнең гәүдәсен алалар. Ул су төбендә өч метр тирәнлектә була, ә ярдан 40 метр чамасы ераклыкта.
Егетнең гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Шунысын да искәртү кирәк: егет коену өчен җиһазландырылмаган сулыкта коенган.
фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев