Районда "Дубки" мәктәп урманчылыгы барлыкка килде
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда "Дубки" мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

Әлеге берләшмә Лениногорск районының 3 нче урта мәктәбе базасында оештырылган.

Мәктәп урманчылыгында катнашучыларны ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Александр Степанов сәламләде.

"Татарстанда мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бирелә, учреждениеләрнең хезмәткәрләре төрле кызыклы конкурслар, викториналар һәм мондый берләшмәләрдәге балалар өчен башка төрле чаралар уздыралар. Җәен Лубян урман-техника көллияте базасында Мәктәп урманчылыкларының III слеты булачак. Сезнең анда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләрегез бар, уңышлар телим", – диде Александр Степанов.

Шуннан соң ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы һәм белгечләре балаларга әзерләнгән сыерчык ояларын Лениногорск шәһәренең урман паркы территориясендә элеп чыгарга ярдәм иттеләр.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы


Нет комментариев