Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районнарда инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташлама була

Ташлама бер объектка бирелә, ул фатир, торак йорт, гараж яки машина кую урыны булырга мөмкин.

Татарстан районнарында, Казанда тупланган тәҗрибәгә таянып, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташлама бирәчәкләр. Шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гаффаров ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казанда узган елдан бирле инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташлама бирелә. Мондый практика беренче тапкыр Татарстан башкаласында кулланылды. ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән хәзер әлеге тәҗрибә республика шәһәрләре һәм районнарына да таратылачак», - диде ул.

Бүгенге көндә Казанда 87 меңнән артык инвалид гомер кичерә, шуларның 4,7 меңе – балалар.
Ташлама бер объектка бирелә, ул фатир, торак йорт, гараж яки машина кую урыны булырга мөмкин.

Быел инвалид балалар тәрбияләүче 315 гаиләгә гомуми күләме 1 миллион сумнан артык тәшкил иткән бер генә тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтелгән.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/26/175892/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев