Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәмзия Габделхакова: Әллә соң без бу җиргә Моң җыярга киләбезме? 

Яшәгән саен күңелдә Моң арта.  Һәр яңа көн, һәр яңа мизгел җанга яңа сагыш өсти.  Әллә соң без бу җиргә Моң җыярга киләбезме? 

Моң һәр җирдә. 
Ул җиргә ап-ак кар булып ява, ләйсән яңгыр булып тама. 
Ул таң җиле булып исә, чишмә суларына кушылып ага. 
Ул яфракларда тирбәлә, ай нурларына уралып күңелләргә сузыла. 
Моң безнең күзләрдә, карашларда, җырларыбызда... 
Моң безнең йөрәкләрдә, җаннарда... 
Тормыш көймәсе иксез-чиксез Моң диңгезендә чайкала. 
Кеше китә... Аңардан соң җирдә Моң сибелеп кала. 
Моң кала, сагыш кала... 
Хәтер кала. 
Хәтер – тормышның үзе кебек үк тирән мәгънәле, колач җитмәслек зур көч ул. Хәтер белән Тормыш гел янәшә. 
Хәтер минем уйда Якты Нур булып матдиләшә. Сине хәтерләүчеләр күбрәк булган саен ул Нур яктырак, көчлерәк була сыман. 
Кемнеңдер гомере җирдә шәм яктысы, кемдер учак, кемдер йолдыз яктысы булып балкып кала. Кояш кебек якты олы Хәтерләр бар. Сөембикә, Габдулла Тукай, Кол Гали, Муса Җәлил кебек олы шәхесләрдән кояш кебек нурлы Якты Хәтер кала. Ул кояшларны халык баш очында күтәреп, кулдан-кулга, буыннан буынга, йөрәктән-йөрәккә тапшырып, киләчәккә илтә. Ул кояшлар үз халкына юл күрсәтә. Ләкин ул кояшларны сүндерми саклаучы - халык үзе. Кояшлары булмаган халык томана, бәхетсез. Ләкин халкы булмаган кояшлар сүнә... 
Мөдәррис Әгъләмов мәңгелек бусагасыннан юкка гына кычкырмады... Юк, ул кычкырмады, аның тавышы ифрак көчсез иде, ул бар йөрәге белән әрнеп пышылдады гына: 
- Халкым яшәсен! Ул яшәсә, мин дә яшәрмен! 
Тавышы көчле чакта шагыйрьнең җан авазын ишетмәгәннәр аның пышылдап әйткән сүзләреннән соң сискәнеп, тетрәнеп куйдылар: ә бит бу халык кайчандыр булмаска да мөмкин... 
Нинди куркыныч ул – булмау... 
Без әлегә нык, үз йөзебезне югалтмадык. Кемнәрдер әйтә: “Татар халкын дин саклый!” Ислам дине дөньяның барча мөселманнарын берләштерә. Әмма ислам динен тотучы французга яки гарәпкә татар теле дә, татар әдәбияты, сәнгате дә кирәкми. Бу халыкның булу-булмавында аларның бер гаме юк. Кемнәрдер татарны тел саклый ди. Тик күпчелек татар баласы урысча сөйләшә... 
Ләкин мин ышанам, алар барыбер үз тамырларына кайтачак! 
Татар баласын үз тамырларына Моң алып кайтачак! 
Татар халкын Моң саклый, Моң яшәтә, берләштерә. 
Моң ул – халкымның фаҗигале үткәне. 
Моң ул – халкымның горур тарихы. 
Моң ул – халкымның мәңгелек мәхәббәте. 
Моң ул - халкымның йөрәк тибеше. 
Моң ул - халкымның җан авазы. 
Татар халкы үзе Моң. Бөек Моң. 
Ә Моңның үлгәнен ишеткәнегез бармы?! 

( "Моң" Рәмзия Габделхакова)

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев