Роспотребнадзорда балаларга Яңа ел бүләген дөрес итеп сайлау турында сөйләделәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Роспотребнадзорда балаларга Яңа ел бүләген дөрес итеп сайлау турында сөйләделәр

Мәктәптә, балалар бакчасында өләшенә торган Кыш бабай бүләкләре Роспотребнадзор белән килешенеп алынган, шуңа күрә әти-әниләргә, бүләкләр арасында сәләмәтләккә зыян салучы татлы ризыклар да булыр дип кайгырасы юк.

“ Бүләкләр сайлаганда, аларның составында аллергеннар, ризык әзерләгәндә кулланыла торган буяулар булмавына аеруча игътибар бирергә кирәк, - диде кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өстендә күзәтчелек хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Яңа ел бүләкләрен дөрес итеп сайлау турында сөйләгәндә, - мәсәлән, арахис кушылган татлы ризыклар алмаска киңәш ителә, чөнки ул аллергия китереп чыгарырга мөмкин.”

 “Өйдә дә бүләкләрне дөрес сакларга кирәк, саклау температурасы 15-17 градус җылылыктан аркан очракта, шоколадның аксыл пәрдә белән капланырга мөмкин.  Бүләкләр турында борчылырга сәбәп юк, алар Роспотребнадзор күзәтүе астында сайлап алына,”- диде Идарә җитәкчесе.


Нет комментариев