Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия Герое Дамир Исламовның әнисе вафат булган

Саҗидә Валиәхмәтова - Украинада хәрби операциядә һәлак булган Дамир Исламовның әнисе вафат.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Россия Герое әнисен 24 августта Лениногорскида җирләделәр. Якыннары һәм туганнары аның турында  игелекле мәрхәмәтле кеше буларак искә алалар.

«Ул өч бала тәрбияләп үстергән. Мине, тагын бер апамны һәм Дамирны. Дамир гаиләдә иң кечкенә бала иде. Әни гадел хатын-кыз иде һәм күп нәрсәгә иреште. Ул һәрвакыт матур һәм күңелле иде, кайвакыт кырыс иде. Безнең балалар өчен ул дөньядагы иң яхшы әби, алар аны яраталар», - дип сөйләгән "Татар-информ" хәбәрчесенә Саҗидә Вәлиәхмәтованың кызы.

Исегезгә төшерәбез: Дамир Исламов белән 7 мартта һәлак була, 29 мартта аның белән Лениногорскида хушлаштылар. Вафатыннан соң Россия Президенты Указы белән Россия Герое исеме бирелде. Герой йолдызын Дамирның  әнисенә тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев