Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия табибларына онкоавыруларны ачыклаган өчен премия бирә башлаячаклар

Россия табиблары диспансерлаштыру вакытында онкологик авыруларны ачыклаган өчен стимуллаштыра торган түләүләр алачак.

Мондый карар 28 гыйнварда РФ Министрлар Кабинеты утырышында кабул ителде.

«Күрсәтмә проектын кабул итү диспансерлаштыру барышында халыкның онкологик авыруларын ачыклаган өчен медицина хезмәткәрләрен финанс ягыннан кызыксындыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диелә Хөкүмәтнең рәсми сайтында.

Моннан тыш, утырышта Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондлары табиблар һәм урта медицина персоналына хезмәт өчен түләүгә өстәмә акча алачак проектны хупладылар.

Акчалар Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан бүленәчәк. 

 

 https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев