Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия укучыларының яртысыннан азрагы югары уку йортларына керергә ниятли

Сораштыру күрсәткәнчә, соңгы елларда мәктәптән соң урта махсус белем алырга планлаштырган укучылар саны арткан.

Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларның яртысыннан азрагы (47%) югары уку йортларына керергә планлаштыра. Бу турыда Superjob сервисын сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Сораштыруда катнашкан ата-аналарның дүрттән бер өлешкә якыны балаларының көллиятләргә һәм училищеларга керергә җыенулары турында сөйләгән.

Респондентларның 1 проценты аларның балалары мәктәптән соң эшләргә планлаштыруын, ә 19 проценты балалары сайлау алдында торуын әйткән. 6 проценты балаларының планнары турында сорауга җавап бирергә кыенсынган.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, соңгы 9 елда мәктәптән соң балалары махсус урта белем алачак россиялеләр саны арткан. 2010 елда андыйлар нибары 8 процент иде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188262/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев