Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия якын арада тагын берничә ил белән авиаэлемтәләрне яңадан торгызырга ниятли

Россия хөкүмәте тагын җиде дәүләт: Франция, Венгрия, Мальта, Кипр, Иордания, Мисыр (бары тик Каир) һәм Кытай (бары тик Шанхай) белән авиаэлемтәне яңартырга планлаштыра. Бу хакта авиакомпания һәм аэропортлардагы чыганакларга сылтама белән «Известия» яза.

 

Басма билгеләп үткәнчә, 18 августта оператив штаб утырышы узды, анда Росавиация һәм Роспотребнадзорга бу илләр белән һава юллары ачуны эшләү йөкләнде. Карар штабның 25 августта узачак киләсе утырышы нәтиҗәләре буенча көтелә.

Россия 1 августтан Бөекбритания, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне яңартты, шулай ук Россия һәм Абхазия чикләрне ачты. 15 августтан Россия Швейцария белән авиаэлемтәне яңартты. Моннан тыш, Россия гражданнары өчен Кыргызстанга һәм Черногориягә керү чикләре ачык.

 

  https://tatar-inform.tatar/news/society/24-08-2020/rossiya-yakyn-arada-tagyn-bernich-il-bel-n-aviaelemt-l-rne-ya-adan-torgyzyrga-niyatli-5765627

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев