Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә агач ташу кагыйдәләрен бозучыларга штраф салыначак

Агач ташу өчен электрон рөхсәт документы булмаган кешеләргә 400 мең сум штраф каралган.

Юлда тотылган броконьерларга шул сумманы түләргә кирәк булачак. Административ хокук бозулар турындагы Кодекска мондый төзәтмәләрне Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында әзерләделәр. Документ норматив актлар проектлары турында фикер алышу порталында урнаштырылган.

Агач әйләнеше өлкәсендә яңа мәҗбүри таләпләрне бозган өчен штраф суммасы 2013 елдан бирле гамәлдә булган урман хокук бозулар өчен санкцияләр буенча билгеләнде, дип аңлаттылар Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Шулай итеп, агач ташуның күләмен һәм сортларын дөрес күрсәтмәгәндә, максималь штраф 200 мең сум тәшкил итәчәк, ә электрон озату документы яки машинада контроль системаларының булмаган өчен — 400 мең сум. Әгәр мондый хокук бозулар кабатланса, техника да, агач та дәүләт табышына алынырга мөмкин.

«Россия урман хуҗалыгы җәзаларны катгыйлату максатын куймый, әмма мондый чаралар ил эчендә дә чит илгә транспортлаганда да агачларның законсыз әйләнешен ачыклау мөмкинлеге бирәчәк, ул агентлыкның агач исәбен алып бара торган системасы буенча бирелә торган мәгълүматның тулы, үз вакытында һәм төгәл бирелүе өчен кирәк», — диделәр Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында.

 

https://tatar-inform.tatar/news/business/06-10-2021/rossiyad-agach-tashu-kagyyd-l-ren-bozuchylarga-shtraf-salynachak-5840300

Фото: pixabay.com/ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев