Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә балалар бакчасына кабул итү тәртибен гадиләштерделәр

Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар өчен балалар бакчаларына кабул итү тәртибен гадиләштерде.

 

«Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга кабул итү тәртибен гадиләштерде. 2022 елның 1 мартыннан ата-аналар (законлы вәкилләр) балаларны бакчага кабул итсеннәр өчен медицина бәяләмәсе бирмәскә хокуклы», диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Ата-аналарга баланы бакчага кабул итсеннәр өчен үз паспортларын күрсәтергә, ә ихтыяҗ булганда опекага алуны, психология-медицина-педагогика комиссиясен узуны, сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемгә белем алуга ихтыяҗны раслаучы документлар да кирәк.

Моннан тыш, ата-аналар өстәмә рәвештә баланың туу турындагы таныклыгын, даими яшәү урыны яисә теркәлү урыны яисә баланың яшәү урыны турында белешмәне күрсәтә ала.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев