Россиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның өч очрагы ачыкланган
Россиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның өч очрагы ачыкланган. Пациентларның барысы да соңгы ике атнада Италиядә булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Алар хастаханәдә инфекцион боксларга урнаштырылган. Вирус йоктырган кеше белән элемтәдә булучылар ачыкланган.
Россиядә барлыгы 20 кешенең коронавирус инфекциясен йоктыруы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев