Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган беренче пациент вафат булган. Бу хакта яңа коронавирус инфекциясен кисәтү һәм аңа каршы көрәшү буенча оператив штабның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Штаб мәгълүматлары буенча, хатын-кызга 79 яшь булган, ул күп кенә хроник авырулардан (мисал өчен, 2нче типтагы шикәр диабеты, йөрәктә ишемия авыруы, цереброваскуляр авыру һ.б.) интеккән.
Хатын-кыз Мәскәүнең 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә үлгән. Әбинең кайбер авырулар фонында үсеш алган пневмония аркасында йөрәге тибүдән туктаган.
Нет комментариев