Россиядә күп балалы гаиләләр көнен кертерләрме?
Дәүләт Думасы депутаты, «Эльбрус» Россия лидерлары клубы рәисе Татьяна Дьяконова Россиядә күп балалы гаиләләр көнен булдыруны тәкъдим итте.
«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы хәбәренә сылтама белән, РИА Новости шул турыда хәбәр итә.
«Дәүләт Думасы депутаты, «Эльбрус» Россия лидерлары клубы рәисе һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проекты – «Россия лидерлары» конкурсы җиңүчесе Татьяна Дьяконова Россия Федерациясендә күп балалы гаиләләр көнен булдыруны тәкъдим итте. Идея федераль яклау тапты – бәйрәмнең рәсми датасы югары дәрәҗәдә карала», – диелә хәбәрдә.
Дьяконова бу тәкъдим буенча «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары белән фикер алышу узганын һәм хуплануын белдерде.
«Без «Бердәм Россия» фракциясендәге хезмәттәшләр белән илдә күп балалы гаиләләр көнен билгеләү турындагы инициатива буенча фикер алыштык, идея хупланды», – дип китерелә хәбәрдә Дьяконованың сүзләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев