Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә опекуннар һәм попечительләр пособиене дистанцион рәвештә рәсмиләштерә алачак

Россиядә опекуннар һәм попечительләргә пособие һәм ташламалар рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерделәр. 2021 елдан алар моны дистанцион рәвештә эшли алачак. Шул хактагы карарны Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалаган.

 

Киләсе елдан законлы вәкилләр аларның статусын раслый торган документлар тәкъдим итмәячәк. Ташлама һәм пособиеләрне дистанцион рәвештә – дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп булачак. Дәүләт органнары әлеге мәгълүматларны Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасы аша үзләре алачак. Быелның ахырына кадәр Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасында опекуннар, попечительләр һәм ата-аналар турындагы бөтен мәгълүматларны җыячаклар.

«Мәгълүмати система операторы, ведомствоара электрон бәйләнеш бердәм системасын кулланып, социаль яклау (ярдәм), социаль хезмәтләр алу хокукына ия затларның законлы вәкилләре турында мәгълүматлар банкында булган белешмәләр бирүне тәэмин итә», - диелә карар текстында.

Моннан тыш, мәгълүматны системага кертү вәкилләре шулар исеменнән эш итә торган кешеләрне якларга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, торак сатып алганда дәүләт мәгълүмати системасында законлы вәкил турындагы мәгълүматларны тикшереп булачак.

 

ЧЫГАНАК

 

Фото:  pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев