Россияле бер долларны 1 млн. сумга сата
Волгоградлы бер долларны миллион сумга сатарга куйган. Бу хакта җирле матбугат чаралары хәбәр итә.
Бу гамәлен ир-ат әлеге доллар «А000» сериясенә караган иң беренче купюраларның берсе булуы белән аңлата.
Купюра сатып алучыларны кызыксындыра, әмма аның өчен бер миллион сум акчасын чыгарып салырга җыенучы әлегә табылмаган.
Фото:https://pixabay.com/
http://maydan.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев