Рөстәм Миңнеханов: Казан көннәре Татарстан һәм Белоруссия дуслыгын ныгыта
Минскида Казан көннәре уза.
Программада - «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, мастер-класслар, Татарстан осталары һәм һөнәрчеләре продукциясе белән ярминкә, шулай ук бай мәдәни һәм музыкаль программа. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Макстагы каналында белдерде.
"Болар барысы да мәдәни алмашуны көчәйтергә һәм дуслыкны ныгытырга ярдәм итә!"- дип өстәде республика лидеры.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый чаралар мәдәни багланышларны үстерү һәм ныгыту өчен зур әһәмияткә ия. Аның сүзләренә караганда, өч көн дәвамында Минск халкы һәм шәһәр кунаклары татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм милли ашлары белән таныша, шулай ук уеннарда һәм мастер-классларда катнаша.
Фото: https://max.ru/rustamminnikhanov
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев