Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстанның икътисади элемтәләре үсешен билгеләп үтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның энергетика министры Җурабәк Мирзамахмудов белән очрашу уздырды.
Сөйләшүләр Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек актив рәвештә үсә бара: яңа проектлар эшли башлый, эшлекле багланышлар киңәйтелә һәм үзара визитлар уза. Ул шулай ук Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиевнең 2024 елда Татарстанда ике тапкыр булуын искәртте.
Республика Рәисе сүзләренчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше дә үсә: узган ел нәтиҗәләре буенча ул 427 млн доллардан артып, 13,5% ка арткан. Үзбәкстан партнерлары белән Татарстанның кайбер предприятиеләре эшли.
Элемтәләрне үстерүгә Татарстанның Ташкенттагы вәкиллеге, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы, шулай ук Казан белән Ташкент, Сәмәрканд һәм Фергана арасында туры авиарейслар ярдәм итә. Татарстан шулай ук Үзбәкстан регионнары белән хезмәттәшлекне киңәйтә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев