Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов авылда лаеклы хезмәт хакы булмау нинди нәтиҗәләргә китерүен әйтте

«Хезмәт хакы начар булса, кеше я урлый, я эшкә нидер эләктереп кайту өчен генә генә барачак», — диде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авылларда лаеклы хезмәт хакы түләүнең мөһимлеген әйтте. Түбән хезмәт хакының нинди нәтиҗәләргә китерүен искәртте.

«Иң мөһиме — эш булырга тиеш. Хезмәт хакы югары булган урыннар бар. Эш хакы дип санап булмаган урыннар да байтак: ул я урлаячак, я эшкә берәр нәрсә эләктереп кайтырга гына барачак. Кешеләрнең яхшы хезмәт хакы булырга тиеш», — диде Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «ничек кенә булмасын, продукция булмаса, хезмәт хакы була алмый».

«Эш хакы булмагач — хезмәт сыйфаты да юк. Безгә авылларда халык калуы мөһим. Әгәр без барлык авыл кешесен Казан, Чаллы тирәсенә, район үзәкләренә китереп бетерсәк, ул проблемадан чыгу юлы түгел, без бу торак пунктларда шартлар тудырырга тиеш. Юлы да, газы да, мәктәбе дә булсын, мәктәп булмаса, автобусы булсын», — диде Президент 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев