Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларда иң өстен күргән сыйфатны атады
“Яхшы, тәмле итеп ашатса, Аллаһка шөкер”. – диде Президент.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларда ашарга тәмле итеп пешерү сыйфатын өстен куюын әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында хатын-кыз журналистлар белән очрашуда белдерде.
“Яхшы, тәмле итеп ашатса, Аллаһка шөкер”. – ди Президент. Сорау биргән журналист Айгөл Бәдретдинованың тормыштамы-юкмы икәне белән кызыксынып: “Әгәр тәмле итеп ашарга пешерә белсәң, үзеңне гел яратачаклар”, – дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.
Ул, шулай ук, хатын-кызның балаларны да яхшылап карарга тиешлеген әйтте.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182219/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев