Рөстәм Миңнеханов туган көнен гаиләсе белән билгеләп үтәчәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов туган көнен гаиләсе белән билгеләп үтәчәк

1 мартта Татарстан Президентына 62 яшь тула.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен эш урынында уздырачак, ә кичен әлеге датаны гаиләсе белән билгеләп үтәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Иртәгә ТР Президентының гадәти эш графигы, ә туган көнен ул гаиләсе белән билгеләп үтәчәк. 1 мартта Рөстәм Миңнехановка 62 яшь тула», - диде Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килде, шул елны ул Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. ТР финанс министры һәм республика Премьер-министры вазифаларын башкарды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан бирле җитәкли.

 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев