Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә беренче сыйныф кызлары арасында «Татар кызы» бәйгесе үткәрелде (+ фотолар)

Беренче сыйныфта гына укысалар да, сәхнәдә үзләрен тота белә һәм җырга-биюгә, нәфис сүзгә дә осталар алар.

Лениногорскиның 6нчы мәктәбендә 1нче сыйныфта укучы 6 кыз “Татар кызы” бәйгесендә көч сынашты. 

6нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Лилия Хәйруллина әйтүенчә, 1нче сыйныфка килүгә үк укучыларда татар теленә уңай караш тәрбияләргә тырышалар. 

“Кызлар тырышып әзерләнделәр, аларга бик нык ярдәм итте әниләре дә. Туган телне – татар телен онытмыйча, җырларыбызны-моңнарыбызны ишетеп үсүләрен телим”, - ди Лилия Хәйруллина. Ул дәресләрендә дә моны балаларга төшендерергә тырыша, татар теленең матурлыгы белән җәлеп итә. Әнә бит хәтта рус милләтеннән булган Вероника Богачева да  конкурста катнашып, үзен татар телендә сөйләшүче кызлар белән бертигез сынады.

Кызлар барысы да матур итеп киенгән: милли костюмнардан, калфаклардан. Жюрида утыручылар иң беренче чиратта, кызларның татар телен ни дәрәҗәдә белүенә игътибар итте. Бәйгедә катнашучылар алты тур буенча биремнәрне үтәделәр. Араларында алъяпкычны милли орнаментлар белән бизәү, зирәклектә сынашу – татар телен белүләрен күрсәттеләр, шулай ук иҗади номер тәкъдим итеп, үзләрен бар яктан килгән итеп күрсәттеләр.

Бәйге барышында 6нчы мәктәп укучылары музыкаль тәнәфесләрләрдә  җырлар башкардылар.

Биремнәр үтәлде, жюри нәтиҗәләр чыгарды. Жюрида Мәгариф идарәсе методисты Тәслимә Халикова, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли бүлек мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова һәм 6нчы мәктәпнең милли белем бирү буенча директор урынбасары Розалия Шәйхетдинова иде.

"Иң тыйнак кыз", "Иң сөйкемле кыз", "Иң зирәк кыз", "Иң зыялы кыз", "Иң уңган кыз" номинацияләрендә җиңүчеләр итеп Вероника Богачева, Ләйсән Хәйбуллина Амелия Рәхимҗанова,  Алисия Арсланова, Ясминә Шиһапова билгеләнде.
Ясминә Ягъфәрова исә бәйгенең җиңүчесе булды.  Кызларга истәлекле бүләкләр, дипломнар, чәчәкләр тапшырылды.

Җиңүче кызның әнисе – Римма әйтүенчә, Ясминә балалар бакчасында татар төркеменә йөргән. “Татар телен белсен дип, өйдә татарча сөйләшергә тыршабыз. Шулай ук әбиебез дә ярдәм итә. Бергә өйрәнәбез, бергә өйрәтәбез”, - ди Римма. Ясминә исә конкурска катнашканда курыкмадым, катнашасым килде, ди.

6нчы мәктәп директоры Ирина Никифорова конкурста катнашкан кызларга мактау сүзләре җиткерде, бәйгене шундый күңелле һәм бердәм итеп үткәрдегез, диде.

 

Язманы «Заман сулышы» газетында 30 апрель санында укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев