Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль фонд аша санатор-курорт дәвалануына 72 лениногорскилы юллама алган

Татарстан Социаль фондыннан бу ел башыннан 72 лениногорскилы санатор-курорт дәвалануына юллама алган.

Мондый ярдәмне алырга хокуклы булучы гражданнар: инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «камалыштагы Севастопольдә яшәүче», «камалыштагы Сталинградта яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар, һәлак булган (яки вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган гражданнар.

“Медицина күрсәтмәләре булганда юлламалар социаль хезмәтләр җыелмасын саклап калган гражданнарга бирелә. Бу очракта гражданинга юллама белән бер үк вакытта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту өчен махсус талоннар яисә исемле юлламалар бирелә. Моннан тыш, I төркем инвалид гражданнарны һәм инвалид балаларны озатып йөрүчеләр дә дәвалану урынына кадәр һәм кире кайту өчен түләүсез юл белән тәэмин ителә”,- ди Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Юлламаны алу өчен медицина учреждениесеннән 070/у белешмәсен алырга һәм Социаль фондның Клиент хезмәтендә яисә Дәүләт хезмәтләре порталында (госуслуги) гариза бирергә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев