Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сандугач сайрар илем» фестивалендә Лениногорскиның бию ансамбльләре лауреат исемнәренә лаек булды

Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният йортында «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты региональ фестиваленең соңгы туры үтте.

 Бу турда «Хореография» номинациясе буенча чыгыш ясадылар. Лениногорск мәдәният идарәсе бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә.

Лениногорскидан әлеге фестивальдә төрле яшь төркемнәрендәге 6 хореография коллективы катнашты: «Желание летать»,  Империя» үрнәк бию ансамбльләре, «Задоринки» коллективы, «Пируэт» үрнәк бию ансамбле, «KriDance” эстрада-спорт бию студиясе, «Астра» коллективы ансамбле.

Алар барысы да лаеклы рәвештә Лениногорск данын яклады.  Жюри нәтиҗәсе буенча «Желание летать» ансамбленең уртанчы төркеме II дәрәҗә лауреат булды.

«Империя»нең 1 кечкенәләр төркеме –  III дәрәҗә лауреат.

«Пируэт» коллективының уртанчы төркеме  III дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар.

Фестивальнең гала-концерты 30 мартта «Нефтьче» мәдәният йортында узачак.

 

https://vk.com/kultura_leninogorsk

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев