Сарабиккол авылында районкүләм фестиваль узачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабиккол авылында районкүләм фестиваль узачак

“Без дуслык белән бердәм”.

Әнә шул исемдәге районкүләм фестиваль районыбызның Сарабиккол авылында 7 ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә булачак.

Әлеге  фестивальдэ районыбызның күп кенә авылларыннан  фольклор коллективлар, үзешчәннәр  чыгыш ясаячак.

Бу – фестиваль безнең районда традицион төстә уза торган чара. Ул ел саен ноябрь бәйрәмнәрендә – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәрен билгеләп үткән вакытта уза. Үткән елда фестиваль катнашучыларын Шөгер мәдәният йорты кабул иткән иде. 

 

фотолар: архив, узган елгы фестивальдән


Нет комментариев