Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабиккол авылының иҗат коллективлары «Кымыз бәйрәме» фестиваленнән Диплом белән кайтты

Ютазы районының Әбсәләм авылында 2нче тапкыр үткән төбакара «Кымыз бәйрәме» фестивале узды.

Ютазы кымызына 100 елдан артык икән. Биредә кымыз җитештерү 1911 елда Туберкулез диспансеры өчен башланган булган.

Әлеге фестивальдә Зәй, Баулы, Октябрьскийдан килгән иҗат коллективлары белән бергә Лениногорск районы Сарабиккол авылының фольклор коллективлары да чыгыш ясады.

Сарабикколдан ике коллектив:  «Ләйсән» хореография коллективы (җитәкчесе – Гөлназ Файзуллова) һәм «Нур» фольклор коллективы (җитәкчесе – Раушания Мортазина) барды. Җыр-биюләр башкардылар һәм соңыннан Диплом белән бүләкләнделәр.

Фестиваль якташларыбызга ошаган, бәйрәм җыр-биюләр, кул эшләре күргәзмәсе, сәхнәләштерелгән күренешләр белән узган.

 

Фото: мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев