Сарабикколда авторалли узды (фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабикколда авторалли узды (фотолар)

7 март көнне Сарабиккол авылы территориясендә ретро автомобиль "Запорожец"та узышу буенча авторалли узды.

Авторалли Бөек Җиңүнең 75 еллыгыгына багышланды, Советлар Союзы Герое Гыйльми Багаутдинов Кубогына үтте.
⠀
Ярышларда 25 автоузышчы катнашты. Бәкер, Иске Шөгер, Шөгер, Сарабиккол авылларыннан, шулай ук Нурлат, Арча районнарыннан да килгәннәр иде.
⠀
Беренче урынны - Рөстәм Шакирҗанов алды, икенчедә - Рамил Шәйдуллин (Шөгер), өченчедә - Илгиз Зиятдинов (Сарабиккол). Җиңүчеләр акчалата премия, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.⠀

Җиңүчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.
⠀
 

Фотолар: https://vk.com/udms_len


Нет комментариев