Зур уңышка ирештеләр.
Сарабиккол авылы мәдәният йортында “Ләйсән” бию төркеме эшләп килә. Аның җитәкчесе – Гөлназ Фәйзуллова.
“Ләйсән” бию төркеме “Шәл биюе" белән, «Этномириада» традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты халыкара конкурс-фестивалендә катнашып, 1нче турын үтеп, “Халык фольклор биюе” номинациясендә I дәрәҗә Дипломат исеме алдылар.
“Этномириада” башка илләр фольклоры белән диалогта Россия халыкларының этномәдәни традицияләрен саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Фольклор универсаль тел булып тора, ул мәдәни багланышлар урнаштырырга ярдәм итә һәм профессиональ сәнгатькә нигез булып тора.
Конкурс быел 13нче тапкыр узды.
“Ләйсән” төркемен уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин, кызлар.
фото: Сарабиккол мәдәният йортыннан
Нет комментариев