Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сентябрь аенда нинди һава торышы көтелә?

Явым-төшем яңалыклары.

Татарстанда сентябрь ае гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә, дип яза «Татарстан 24». Татарстанның Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, көзнең беренче аенда һаваның уртача температурасы климат нормасыннан артып китәчәк.

Республика өчен норма — +11,9 градус, ә Казан өчен — +12,3 градус. Быел сентябрьдә уртача температура +12,9 һәм +13,3 градуска җитәчәк.

Айлык явым-төшем күләме, фаразлар буенча, нормага якын булачак. Төбәк өчен норма 48 миллиметр санала, ә Казан өчен — 50 миллиметр, дип яза «Шәһри Казан».

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/sentiabr-aenda-nindi-hava-torysy-kotela

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев