Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер балалар китапханәсендә телдән журнал әзерләделәр

“И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле...” дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы.

Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык күңелендә милли горурлык хисләре уята, ата – бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

Шөгердә балалар китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары белән телдән журнал үткәрелде. Балалар телдән чыгарыла торган журнал белән бик мавыгып,  бу чарага  үзенә бер кызыксыну белән әзерләнделәр.  Аның максаты:  туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү иде.   

Телдән журналыбызның һәр бите туган телгә, аның тарихына багышланды. Балалар белән бергәләп тел турында халыкның мәкаль-әйтемнәрен искә төшердек, “Түбәтәй”, “Ачык авыз”  уеннарын уйнадык, викторина сорауларына жавап эзләдек. Язучылар һәм шагыйрьләребезнең татар теле турында фикерләре белән таныштык. “Туган ягым – Татарстан” көенә балалар Разил Вәлиев, Резеда Валиева,  Гәрәй Рәхим, Газинур Морат, шигыйрьләрен сөйләделәр.

Әлеге чара  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.  Үзләре чыгарган журнал булгач, һәрбер бала аның битләренә үзеннән өлеш кертергә тырышты.  Ә мондый тырышлык, куелган максатларны тормышка ашыруда да зур ярдәм булып тора бит.

Светлана Заһретдинова,
Шөгер балалар китапханәсе хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев