Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәр һәм район мәктәпләренең азык блокларында ремонт бара

Район башлыгы Рәгать Хәсәенов шәһәр һәм район мәктәп ашханәләренең азык блокларында баручы ремонт эшләре белән танышты. 

 

Рәгать Хөсәенов Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин белән берлектә азык блокларында реконструкция эшләрен карадылар. Хәзерге вакытта шәһәрдә 6нчы, 10нчы мәктәпләрдә һәм Шөгер мәктәбендә ашханәләрдә ремонт бара.

Эшләрне «Омега+»  һәм  «Интер-Строй» җәмгыятьләре башкара. Мәктәпләрдә ремонт эшләре 1 июльдән башланды. Реконструкциядән соң азык блоклары санитар кагыйдәләргә туры киләчәк, ашханәдә эшләүчеләргә дә уңайлы була һәм туклану сыйфаты артуга да ярдәм итәр.

Мәктәпләрдәге азык блокларында ремонт эшләре “Мәктәп ашханәләре азык блоклары ремонты” республика программасы нигезендә  алып барыла. 20 августтан соң эшләр тәмамланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев