Шәймиевның җанисәп турындагы видеороликны миллионнан артык кеше караган
Ул халык санын алуга кагылышлы иде.
Октябрь ахырында ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев халык санын алуда катнашырга өндәп мөрәҗәгать итте. Ике атна эчендә видеороликны социаль челтәрләрдә 1 миллион 290 кеше карады.
Видеороликтагы сүзләр халык арасында киң таралыш тапты, татарстанлылар әле дә булса аны бер-берсенә җибәрә, хуплый.
- Теләсә кайсы милләт кешесе өчен халык санын алуда катнашу-ул үзен һәм гражданлык позициясен белдерү мөмкинлеге. Телне, халыкны саклау күзлегеннән, бу, мөгаен, үзаңның иң ачык күрсәткече. Әгәр мин татар булып туганмын икән, үземне татар дип саныйм, чит фикерләргә бирелмичә, халык санын алуда кыю катнашам һәм эшемдә милли үзаңымны күрсәтәм, - дип әйткән иде мөрәҗәгатьтә.
Исегезгә төшерәбез, җанисәп тәмамланырга тагын 2 көн калып килә. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев