Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Синоптик Татарстанда атна дәвамында кыраулар көтелүе турында кисәтте

Явым-төшем юк

Татарстанда 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр төнлә һәм иртән -2 градуска кадәр кырау көтелә, әмма көндез һава температурасы +10 градуска кадәр күтәреләчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Республикада һава торышы бик яхшы булачак, көндез һава +10 градуска кадәр җылыначак. Әмма төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кыраулар көтелә, температура -2 градуска кадәр төшәргә мөмкин», – диде синоптик.

Бу атнада Татарстанда явым-төшем көтелми, дип өстәде ул.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев