Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәтлек саклау министрлыгы Шөгердәге табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт барышы белән танышты

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Шөгер авылы табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт үткәрү темплары белән танышты.


 Шөгер авылының табиблык амбулаториясендә  «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектның Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча капиталь ремонт бара. Эшләрнең бәясе 51 015 мең сум тәшкил итә.

Амбулаториядә гериатрия бүлеге ачылачак. Бүгенге көндә барлык демонтаж эшләре башкарылган, тәрәзәләр алыштырыла. Эшчеләр барлык эшләрне көз ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыра.

Күчмә киңәшмәдә сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рим Әмиров белән  районда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу программага Лениногорск район үзәк хастаханәсенең өч медицина объекты кергән.

фотолар: https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/2087918.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев