Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль фондның Лениногорск филиалы хезмәткәрләре спартакиадада 3 урынны яуладылар

Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе системасы хезмәткәрләре арасында Халыклар бердәмлеге елына багышланган Спартакиада Сабада узды.

Спартакиада  спорт-массакүләм һәм физкультура-савыктыру әзерлег е максатларында үткәрелә.

 Татарстан Республикасы буенча  Пе нсия һәм социаль фонд бүлекчәсе системасы хезмәткәрләренең   7 зона буенча Спартакиаданың беренче этабы апрель аенда  узган иде.

Көньяк-көнчыгыш зонада ярышлар 5 спорт төре буенча узды: йөзү , бадминтон, волейбол, теннис. Биредә Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Сарман, Зәй, Азнакай, Лениногорск шәһәрләреннән Социаль фонд бүлекчәләре хезмәткәрләре ярышты. Лениногорскилылар теннис буенча 1 урынны яуладылар һәм республика дәрәҗәсендә — Сабадагы спартакиадада катнашу хокукына ия булдылар.  

Байлар Сабасында үз зоналарында җиңүчеләр: Казан, Чирмешән, Чаллы, Алабуга, Буа, Нурлат, Арча, Саба, Теләче, Лениногорск, Яшел Үзән, Азнакай шәһәрләреннән фонд бүлекчәләре хезмәткәрләре ярышты. Лениногорскилылар өстәл теннисында бронза медальгә ия булдылар. 

 

фото: Лениногорск Социаль фондтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев