Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәбе укучылары мәктәп биолабораторияләре слетында катнашты

Күптән түгел мәктәп биолабораторияләренең дүртенче слеты узды.

Ул Азнакай районы Мәлбагыш авылында «Мәктәп биолабораторияләре " проектында катнашучыларның дүртенче слеты узды.

Очрашу кысаларында укучылар  үсемлекләрне микроклонлаштыру ысулы белән үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, үзләренең тикшеренүләре һәм экспериментлары нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр, актуаль экологик проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

Практик күнекмәләргә аерым игътибар бирелде: укучылар туклыклы мохит әзерләргә, җиһазларны стерильләштерергә өйрәнделәр.

Шөгер мәктәбе сайты хәбәр иткәнчә, чыгарылышлар Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар белән бүләкләнгән.

Исегезгә төшерәбез: Шөгердәге В.Чкалов исемендәге мәктәптә “Татнефть” ярдәме белән  билаборатория эшләп килә. Ул 2022 елда ачылды.

 

фотола: Шөгер мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев