Шөгер мәктәптән тыш эшләр үзәге муниципаль фестиваль уздырды
Иске Шөгер авылы мәдәният йорты балалар һәм җитәкчеләре җыр-моңыннан, шигъри тәлгәшләр сөйләүчеләрдән гөрләп торды.
Мәдәният йортында районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәге “Минем бөек Россиям” (“Моя великая Россия”) дип аталган фестиваль үткәрде. Әлеге муниципаль фестиваль быел беренче тапкыр үтте һәм бәйрәмнең 20 еллыгына багышлап үткәрелде.
Фестивальдә катнашырга дип Лениногорскидан 11нче гимназия, 2нче, 5нче мәктәпләрдән, Балалар иҗат йортыннан, Куакбаш, Сугышлы, Зеленая Роща, Шөгер мәктәбеннән килделәр.
Укучылар “Вокал” һәм “Нәфис сүз” номинацияләре буенча үзләренең талантларын, осталыкларын күрсәтте.
Әлеге фестивальдә 11нче гимназиянең дүрт укучысы катнашты. Аларны җитәкчеләре Фәридә Әхмәтшина әзерләп алып килгән.
- Балаларның нык әзерлекләрен, очкынланып торган күзләрен, канәгатьлек ташып торган йөзләрен күрү күңелләргә шатлык өстәде. Шөгердәге мәктәптән тыш эшләр үзәге чараларны системалы рәвештә уздырып торалар. Бердәмлек көненә карата уздырылган фестивальнең оештыручылары: Айгөл Сабирова, Гөлнара Мингазова, Светлана Жумальдинага рәхмәтебез зур. Безнең гимназия укучылары “Шөгергә фестивальгә теләп барабыз”, дип торалар. Жюрига эшләргә бик җиңелләрдән булмады, чөнки талантлы балаларга бәя бирү зур җаваплылык сорый. Әмма алар гадел бәяләделәр. Җырчыларга да, нәфис сүз осталарына да “афәрин” диясе килә. Татар телендә чыгыш ясаган балаларга да куанып тордым, киләчәгебез өметле дип. Алга таба да яңа иҗат уңышлары насыйп булсын! – ди 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 14 ноябрь санында укый аласыз.
фотолар: Ф.Әхмәтшинадан





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев