Шөгердәге Нефть музеенда чит ил белгечләре булып китте
Шөгердәге «Татнефть» нефть музее чит илнең яшь белгечләренә – Горчаков фондының InteRussia халыкара стажировка программасында катнашучыларга үзенең серләрен ачты .
Җиде илдән килгән кунаклар битум исен тоеп, беренче нефтьчеләренең хезмәт коралларын кулларына алып карадылар һәм татар халкының көнкүреше турында күп кенә кызыклы фактларны белделәр.
Музей компаниянең җитештерү һәм мәдәни объектлары буенча дүрт көнлек маршрутның беренче ноктасы булды.
Программада катнашучылар нефть тарихының барлык почмакларына да “сугылдылар”: Шөгер нефть-битум заводына нигез салучы Ласло Шандорның биографиясе белән таныштылар, шунда ук шахта салкынын тойдылар, нефтьле комлыкны тотып карадылар һәм, 18 гасырдагы таш бинадагы файдалы казылмаларны чистарту процессын күреп, бәя бирделәр.
Урамдагы качалка станоклары макетлары экспозициясе дә кунакларга ошаган. Экскурсияне алып баручы элеккеге оператор бүлмәсендә яшь белгечләргә заводның технологик үсеш чоры тарихын күрсәтте. Моннан 20 гасыр ахырында җиһазларны эшкә алганнар, стратегик мөһим мәсьәләләрне хәл иткәннәр һәм мастерлар һәм эшчеләр ял итәргә җыелганнар.
Тимерчелектә, балта остаханәсендә һәм татар йортында татар мәдәниятенең үзенчәлекле дөньясы ачылды. Кунаклар предметларның исемнәре һәм аларны ничек кулланулары белән кызыксындылар, үзләренең илләрендә нәрсәләр кулланулары, аларның нинди гореф-гадәтләре булуы белән уртаклаштылар.
Музей буенча экскурсиянең соңгы ноктасы – янгын сүндерү часте һәм совет заманы көнкүреше иде. Кире кайтканда чит ил кунаклары легендар 3 нче скважина янында тукталдылар.
“Безнең илдә нефть чыгару эше оешу тарихы турында мәгълүмат аз. Һәм минем өчен, компания директоры буларак, бу мәсьәләне өйрәнү мөһим иде. Стажировка турында мин дуслардан белдем. Һәм Татарстанга килергә булдым, чөнки Россиянең нәкъ менә шушы төбәге беренчеләрдән булып ятмаларны үзләштерә башлады, кешеләр зур тәҗрибәгә ия. Музейда сорауларыма җавап таптым, монда булуыма шат. Минем өчен кызыклы ачыш – битумны сагыз кебек чәйнәү сыйфатында куллану факты булды”, - дип уртаклашты Күвәйттән Абдуллах Мөхәммәт Әхмәт.
Икенче көнне стажерлар «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең процесслар фабрикасында булдылар, анда аларга әзерлек юнәлешләре, матди-техник база һәм нефтьчеләрне һөнәри укыту системасындагы яңалыклар турында сөйләделәр. Белгечләрне үз объектларында «ТНГ-АЛГИС» һәм компания хезмәткәрләре җылы каршы алды, «ТАНЕКО» заводының җитештерү куәтләрен күрделәр.
Кунаклар «Татнефть»нең башка өлкәләргә инвестицияләре масштабын бәяләделәр. Алар компаниянең Югары нефть мәктәбе базасында булачак кадрларны ничек әзерләвен, мәдәни һәм фәнни кластерлар ни өчен кирәклеген белделәр.
Анастасия Петрова
Фото Сергея Трусова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев