Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгернең Чкалов мәктәбе урманчылыгы командасы республика слетында беренче урынга лаек булды

22-24 июль көннәрендә Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының IX слеты узды.

Быелгы чараның темасы – «#Урман.Хәтер.Бердәмлек» («#Лес.Память.Единство»). 

Слетта иң яхшысы исемен алу өчен Татарстан районнарыннан 31 команда көч сынашты. Форумга 200 кеше җыелды. 

Слетның беренче көнендә укучылар дебатлар форматында узган «Урман трибунасы» бәйгесендә катнашып, мәктәп урманчылыкларының роле, экологик туризмны үстерү, урман массивларын саклау һәм торгызуның заманча алымнары, урман хуҗалыгына санлы технологияләр кертү кебек актуаль темалар буенча үз белемнәрен күрсәткәннәр.

Яшь урманчылар төрле конкурсларда көч сынашты, гамәли биремнәр үтәде, мастер-классларда катнашты. Слет нәтиҗәләре буенча иң көчле командалар ачыкланды.
Безнең районның Шөгер В.Чкалов исемендәге мәктәпнең “Лесная дружина Шугурово” мәктәп урманчылыгы командасы беренче урынга лаек булды. Җитәкчеләре – Наил Анурбекович Гильманов.

Моннан тыш “Яшь урманчылар” бәйгесендә икенче урынны Чкалов мәктәбе урманчылыгы командасыннан Фаиза Гаделшина белән Маргарита Стрелкова алдылар.  

Чкалов мәктәбе командасын котлыйбыз!

 

фото: https://minleshoz.tatarstan.ru/index.htm/news/2542162.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев