Сугышлы мәктәбе укучылары үсентеләргә "өчаяк" утыртты
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышлы мәктәбе укучылары үсентеләргә "өчаяк" утыртты

Сугышлы мәктәбе территориясендә яшел зонада ылыслы агачлар үсә.

Ел саен мәктәп коллективы көче белән чыршы үсентеләре утыртыла. Үсентеләрне кардан, кеше факторы эшчәнлегеннән саклар өчен мәктәпнең 7-8 класс укучылары укытучы Рамил Тәхавов белән берлектә "өчаяк" ясап, үсентеләр өстенә беркетеп куйдылар.

Үсентеләрне кышкы чорда да карап-тәрбияләп торалар.


Нет комментариев