Сугышлы авылында Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр
Якташ шагыйрь.
Якташыбыз, күренекле татар шагыйре, язучы Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуны аның туган авылында – районыбызның Сугышлы авылында билгеләп үтәчәкләр.
Әлеге чара шәһәрнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе һәм Сугышлы авылы китапханәсе белән, шулай ук Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби берләшмәсе белән берлектә узачак.
“Туган як горурлыгы” дигән әдәби-музыкаль кичәгә Казан, Әлмәт язучылары, шагыйрьләре килер дип көтелә.
Чара авыл мәдәният йортында 16 октябрьдә булачак, 11.00 сәгатьтә башлана.
Белешмә өчен телефон: 885-595-2-31-74
Җәүдәт Дәрзаман шигырьләрендә туган ягына ярату хисе сизелеп тора. Әйтик, ул
Сугышлыда таулар биек
Таулар башында киек.
Киек бала үстергәндәй
Авылым үстерде сөеп, дип язган.
Җәүдәт Харис улының сеңелесе Халидә ханым шагыйрьнең кулъязмаларын, шәхси әйберләрен авылга бүләк иткән.
фото: Сугышлы китапханәсендәге күргәзмәдән
Белешмә.
Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Лениногорск районы Сугышлы авылында туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә белем ала. 1971 елдан бирле Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли.
Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында басыла. 1970 нче еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман балалар өчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» шигырь китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә, 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара, 1981 елда цикл ноталы басма Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.
2019 елның 25 февралендә 14 ел авырудан соң бакыйлыкка күчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев