Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

БАЛАЧАК ДУСТЫ ЯЗА: ИЛФАККА ЧӘЧӘКЛӘР БӘЙЛӘМЕ БҮЛӘК ИТКӘН ИДЕК

Илфак Шиһаповның арабыздан китүенә нәкъ бер ел вакыт узды. 30 май иде ул...Бик зур югалту китергән авыр көн булып истә калды. Илфакның сыйныфташы Рушания Галәутдинова – Бәдртдинова истәлеге белән танышыгыз.

  Яз җиткәч урамда да, йорт яннарында да сирин агачлары матур итеп чәчәк аталар. Безнең очта Җамат әбинең сириннәре бик күп. Ә өй янына бүрәнәләр өеп куеш. Менә шул бүрәнәләргә безне тезеп утыртыр иде дә барыбызга да өзеп сирин чәчәкләре бүләк итәр иде ул. Нинди бәйрәм булса да котламый калмый иде Илфак.


Иң истә калганы урманга җиләккә барган вакыт. Мин, Рәйсә, Биктимер, Зөлфия, Илфак, Розалия җиләккә киттек. Җир җиләге бик күп, җыярга гына. Безнең чиләкләр тулды. Илфак һаман безгә әкият сөйләп йөреп, чиләгенең яртысын гына тутырган. Кайтырга кирәк, ашыйсы да килә башлады. Без җыенабыз, тик Илфак кырыс кына:
-Мин кайтмыйм. Чиләгем тулмыйча  кайтмыйм. Сез теләсә нишләгез, -дип барды да утырды.
Нишлисең, барыбыз бергә Илфакның чиләген тутырдык.


Яшүсмерлек чоры да бик тиз куып җитте. Егетләребезгә кызлар исе керсә, кызларны да читтән күзләп йөрүче егетләр бар иде. Кунак кызлары да безнең очка җәйге каникулга кайтып безнең сафларны тулыландырдылар. Кунакка ел саен килүче кызыбыз Илфакның күңелен яулап алды, алар менә дигән пар иде. Без аларга сокланып карый идек. Мәхәббәт җимешләре булып ул белән кыз үстереп ятканда, никтер, бу гаилә таркалды. Безнең өчен ул сер булып калды. 


  Авылда түбән очта чишмә ачканда, Илфак үзенең төркеме белән кайтып менә дигән концерт куеп китте. Шул көнне кичке сабантуйда яшь чакта безгә сирин чәчәкләре бүләк итә идең дип, Илфакка чәчәкләр бәйләме бүләк иттек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев