Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Табиб ришвәт алганда тоткарланган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан 55 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Яшел Үзән психоневрологик диспансерның психиатрия бүлеге мөдире булып эшләүче әлеге хатын-кыз ришвәт алуда шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 2015 елның язында шикләнелүче, җирле хатын-кызга аның 81 яшьлек туганын стационар психиатрия бүлегендә бушка дәвалау өчен 10 мең...

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан 55 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Яшел Үзән психоневрологик диспансерның психиатрия бүлеге мөдире булып эшләүче әлеге хатын-кыз ришвәт алуда шикләнелә.
Тикшерү фаразлары буенча, 2015 елның язында шикләнелүче, җирле хатын-кызга аның 81 яшьлек туганын стационар психиатрия бүлегендә бушка дәвалау өчен 10 мең сум акча кирәк булуын җиткерә.
Табибның әлеге канунга туры килмәгән таләбе турында хатын-кыз хокук сакчыларына хәбәр итә. Шуннан соң һәр гамәл оператив хезмәткәрләр күзәтүе астында башкарыла.
Шулай итеп, 8 апрельдә акча биргән вакытта әлеге табиб тоткарлана. Ул гаебен тулысынча таныган. Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт