Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаров: Атлый илгә Яңа ел

Шагыйрь Таһир Шәмсуаровтан яңа елга шигъри күчтәнәч


Яңасын көтеп алабыз,
Сездә дә бар андый уй.
Иске елны да онытма,
Хәтереңә салып куй!

Кар төшүгә җир ямьләнә,
Ул һәр елны да шулай.
Чана эзләре төшүгә
Ак ат җигә Кыш бабай!

Айга да беләм, күңелле,
Йолдыз барда гүзәл тыш.
Көткән бәйрәм белән котлый,
Энҗе-мәрҗән сибә кыш!

Кыш бабайны каршы алыйк,
Ике куллап күрешик.
Күчтәнәчләр белән тулы
Капчыгын күтәрешик!

Битләребез алсулана,
Юк, суык түгел безгә.
Яңа елның матурлыгы
Чагыла йөзебездә!

Сәхнә түрендәге чыршы
Күңелләрне тарта ул.
Иске елга туганым дип,
Илгә атлый Яңа ел!

Таһир Шәмсуаров

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X