Таиландтан Казанга кайткан туристлар «Ливадия»дә беренче медицина тикшерүе узды
Таиландтан Казанга кайткан туристлар «Ливадия» шифаханәсенә урнаштырылды. Иртән алар беренче медицина тикшерүе узды һәм пациентлардан Covid-19 коронавирусына анализ алдылар. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Таиландтан кайтучылар арасында Самара, Киров, Пермь, Пенза кебек күрше төбәкләрдә яшәүчеләр дә бар», - диде ул. Шифаханәгә барлыгы 111 турист (шуларның 17се – балалар) урнаштырылды, алар ике атна карантинда булачак. Аерым алганда, көненә ике мәртәбә аларның температураларын үлчәячәкләр.
Кичә «Казан» халыкара аэропортына Таиландтан Россия туристлары утырган самолет төште. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре очкычта күчерелмә тепловизор ярдәмендә санитар-карантин контроле үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев